Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының тәҗрибә уртаклашу буенча район семинары үткәрелде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 15 мартында "Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә рус мәктәпләрендә  эшләүче туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары үткәрелде. Әлеге семинарда  районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сафиуллова Рима Гомәр кызы, Тәтеш татар милли-мәдәни  үзәге җитәкчесе  Ибраһимова Асия Заһир кызы, Тәтеш районы мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Халитова Миләүшә Мөнип кызы  һәм 21 укытучы катнашты.

Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәйхетдинова Р. Р. 3"А" сыйныфында “Әдәпле сүзләр” , Гасимова С. И. 2"В" сыйныфында “Мин Татарстанда яшим”,  Гомәрова Р. Ф. 8"Б" сыйныфында “Әниләр турында сөйләшү”, Хәсәнова Г. Р. 4"В" сыйныфында  “Хайваннар дөньясында (дүрт аяклы дусларыбыз)”, Исмәгыйлева Г. И.  7"Б" сыйныфында “Татарстан”, Садриева Ч. Г. 7"А" сыйныфында “Ел фасыллары.Охшату-чагыштыру рәвешләре” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Әлеге ачык дәресләр укытучылар тарафыннан җентекләп анализланды һәм югары бәяләнде.

“Туган якта һәр тал җырлый”, дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәне укытучылар Хамидуллина Р. И. һәм Хәсәнова Г. Р. татар төркемендәге укучылар белән әзерләгән иде. Балаларның сәнгатьле итеп  шигырь сөйләүләре, матур җырлары, спектакльдә  чын артистларча уйнаулары һәркемне сокландырды.

Барлык катнашучылар семинар файдалы, нәтиҗәле булды дигән  фикердә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International