Урюм авыл мәдәният йортында «Чын күңелдән» дип исемләнгән, концерт булып узды. «Умарина», мордва халык фольклор ансамбле, «Ялгат» балалар ансамбле, «Русская душа», Карягина Анжелика һәм Карягин Валерий, Прыткова Галина, Тойкина Наталья һәм Карпова Елена башкаруында искиткеч җырлар яңгырады. Шулай ук Карабаев Геннадий көлкеле уен номерын башкарды. Тамашачылар артистларга кушылып җырлады, һәр музыкаль номерны көчле алкышларга күмде. Авыл халкы барлык артистларга матур концерт өчен рәхмәт белдерде.
.jpg)
.jpg)