Хөрмәтле гражданнар!

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү максатларында, 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 14 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә, балага айлык пособие һәм пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә, гражданнар керемнәреннән тыш, 2019 елның 1 апреленнән аларның мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алына.

Мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен исәпкә алып социаль түләүләр бирү мәсьәләләре буенча консультацияне яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекләрендә  яки tet.39@tatar.ru  электрон почта адресы буенча ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International