26 апрель көнне Тәтеш шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара узды

2019 елның 26 апреле, җомга

Мәдәни чарада жюри әгъзалары буларак мәртәбәле кунакларда катнашты.

Тәтеш районының татар милли - мәдәни үзәге тарафыннан Г.Тукай әсәрләре буенча декоратив – гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Жюри әгъзаларына һәм Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән чараларда катнашучыларга кул эшләре һәм рәсемнәр тәкъдим ителде. Әлеге мәдәни чарада Габдулла Тукай шигырьләренә һәм җырларына сәнгатьле уку бәйгесе узды, анда шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрдә укып килүче балалар катнашты.

Жюри эгъзалары барлык катнашучыларга таң калып балаларның чыгышларына хозурланып карадылар.

Оештыру комитеты һәм жюри чараларда катнашучыларга бүләкләрне балалар бакчаларында һәм уку йортларында тапшырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International