Татарстан Республикасы Тәтеш районында Россия мәгариф өлкәсендә күренекле эшлеклеләрнең берсе, Идел буе һәм Урал халыклары мәгърифәтчесе Иван Яковлевның тууына 171 ел тулуга багышланган чара узды. Традиция буенча Бөек педагогның кече ватанында Чуваш Республикасы делегациясе булды.
Кунакларны ипи һәм тоз белән каршылаганнан соң Иван Яковлевка һәйкәл янында митинг булды. Анда Тәтеш муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин, Чуашстан Мәдәният министрлыгының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш белгече Алексей Грачев, Дуслык йортының милли мәдәният бүлеге мөдире Светлана Романова, Татарстан Республикасы Тәтеш районы Чуаш милли мәдәни үзәге рәисе меценат Володар Тимофеев, И. Я. Яковлев мемориаль музей директоры Алексей Пыркин чыгыш ясады.
Очрашуда катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, уникаль кеше тормышы һәм иҗаты турында музей-мәдәни үзәк директоры Алексей Пыркин сөйләде. Ул 11 ел дәвамында җыелган документаль материаллар, экспонатлар, фотосурәтләр тәкъдим итте. Чуашстаннан килгән кунаклар Кошки-Новотимбаево авыл китапханәсендә булдылар. Чарада катнашучылар Иван Яковлев турында истәлекне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)