«Акыллы малайлар, акыллы кызлар»

2019 елның 28 мае, сишәмбе

24 майда Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган «Акыллы малайлар, акыллы кызлар»  бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең татар теленнән белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр.  Уенның финалына Скобелева Варвара, Акатова Кира, Железнов Глеб чыкты. Параллель рәвештә эш зал белән дә алып барылды. Дөрес җавап өчен балалар “Татарча сөйләшәбез”  программасының  логотибын  алдылар. Баринова Ульяна, Янгельдина  Маша һәм Шмелев Матвей кояшны иң күп җыючылар рәтендә булдылар.  Нәтиҗәдә Скобелева Варвара абсолют җиңүче булды. Котлыйбыз!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International