18 июнь көнне балыкчылык тарихы музеенда "Балыкчы янында кунакта" дигән Пушкин әкиятләре буенча чара узды. Чарада икенче мәктәп яны лагере балалары катнашты.
79 бала балык тоту тарихы белән танышып кына калмыйча, Пушкин әкиятләрен искә төшерде. Матур костюмнар кигән әкият геройлары балаларны экскурсия барышында каршы алды: сакчылар, ярык тагарак янында карчык, Русалка һәм Алтын балык.
Интерактив экскурсия ахырында балаларны хуш исле үләннәрдән чәй белән сыйладылар.