23 июнь көнне Иваново шәһәрендә Сабантуй булып узды.




Чираттагы тапкыр анда район башлыгы Рәмис Хатыйп улы җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы делегациясе катнашты. Рәмис Хатыйп улы бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сәламләү хатын укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды, җылы кабул итүләре өчен ивановлыларга рәхмәт белдерде.





Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларны Иваново өлкәсе Хөкүмәте Рәисе – Иваново өлкәсенең эчке сәясәт департаменты директоры Евгений Леонидович Нестеров сәламләде. Шулай ук Иваново шәһәре башлыгы Владимир Николаевич Шарыпов, Иваново өлкә Думасы Рәисе Дмитриева Марина Авенир кызы, Иваново шәһәр Думасы депутаты Горюнова Ольга Владимировна, Иваново өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ляпин Фярит Усман улы да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.




Тәтешлеләр шулай ук ачык концерт программасын тәкъдим иттеләр, тамашачылар чыгыш ясаган, татар халкының тарихына, мәдәниятенә тагын бер кат соклану мөмкинлеге биргән өчен артистларга рәхмәт белдерделәр.






Милли татар-башкорт көрәше бәйрәмнең асылы булды. Ярышларда төрле яшьтәге спортчылар, җирле батырлар һәм бәйрәм кунаклары катнашты.



