Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте командасы “Подвиг” МБУ җитәкчелегендә “Элбәдән” хәрби уеннары фестивалендә катнашты. Фестиваль Питрәч районының Әлвидино авылында меңләгән тамашачыны җыйды. Балалар автомат сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, яралыны бер урыннан икенче урынга күчерү һәм башка каршылыклар полосасын уздылар. Шулай ук команда Бөек Ватан сугышы темасына викторина сорауларына җавап бирде һәм аркан тартышуда катнашты.