«Явыз тылсымчы наркотик»

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июнь көнне бөтендөнья җәмәгатьчелеге билгеләп үтә торган Халыкара наркотикларга каршы көрәш көн кысаларында район китапханәләре тарафыннан чаралар үткәрелде.

Иоково авыл китапханәсендә «Явыз тылсымчы наркотик» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты балаларны наркотиклар таратуның куркынычлыгы белән таныштыру иде. Әлеге чарада балалар бик күп файдалы нәрсәләр белделәр һәм явыз «тылсымчы»турында тиешле нәтиҗәләр ясадылар.

Зур Әтрәч авылы китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина «Наркотикларга «ЮК!» дип әйтик» акциясе үткәрде.

Алабирде авылы китапханәчесе Нигматуллина Чулпан «Тормышны сайла!» дигән чара үткәрде.  Ул катнашучыларга наркотикларның организмга тискәре яктан йогынты ясавы  турында сөйләде.

Олы Тормы авыл китапханәсендә «Уйла», «Наркотикларга - юк!» дип исмеләнгән акция үтте. 

Олы Тархан авылы  китапханәчеләре «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Яшүсмерләр актив рәвештә сөйләшүгә кушылдылар, тормыштан зыянлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында мисаллар китерделәр, язмышларын  алкоголь һәм наркотиклар куллану белән бәйләргә кирәкме дигән фикергә килделәр. Чара ахырында «Мин тормышны сайлыйм!» дигән листовкалар таратылды.

Олы Шәмәк авылы китапханәчесе Елена Погодина «Зарарлы гадәтләрг»   дигән акция үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International