24 июньнән 11 июльгә кадәр Лаеш муниципаль районының «Санта» шифаханәсе базасында «Дуслык» профильле сменасы уза.
«Дуслык» республика профиль сменасы төрле милләт балалары арасында туган мәдәниятнең әхлакый потенциалына, этномәдәни кыйммәтләргә һәм традицияләргә якынаю аша милләтара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан оештырыла.
Тәтеш муниципаль районыннан әлеге сменада Богдашкино төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Торгашова Эвелина катнаша.