«Әкият» балалар бакчасында "Уйлап тап! Яса! Алып кил!" балалар транспорты парады узды

2019 елның 5 июле, җомга

Июль аеның кояшлы һәм җилле көннәренең берсендә "Әкият" балалар бакчасы территориясе чын иҗади гаилә бәйрәме аренасына әверелде. Балалар бакчасында "Уйлап тап! Яса! Алып кил!" балалар транспорты парады узды.  Бәйгедә балалар велосипед, самокатлар, коляскалар һәм башка техниканы бизәү буенча бәйгедә катнаша алдылар. Әти-әниләр һәм кечкенә ярдәмчеләр транспортны бизәүгә бик җитди алындылар һәм үз куллары белән могҗизалар ясадылар. Балалар бакчасына каретада принцесса, океанының киңлекләрен тырмалаучы «Данил Великий» корабы, матур күбәләкләр, «Болыт» патшабикәсе, шәфкать туташы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, яшь тракторчы һәм хәтта үз куышы белән тиен, тылсымчы, ромашка,  балыкчы һ.б. килде.

Ата-аналар балалар өчен гадәти булмаган хәрәкәт итү чарасы ясау белән гаилә әгъзаларының берсе генә түгел, ә барысы бергә шөгыльләнде, дип сөйләделәр. Уртак сәнгать әсәрләре булдыру һәм парадта катнашу гаиләләрне  тагын да берләштерде, истәлекле мизгелләр бүләк итте.

Балалар бакчасында узган чара өлкәннәргә бала транспортының нинди матур итеп бизәлүенә карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга кирәклеген искә төшерде.

Чараның икенче өлешендә "Юл патруле" яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды балалар транспортында куркынычсызлык мәсьәләләре турында сөйләде. Балалар җәяүлеләр кичү юлы буенча транспорт чарасында хәрәкәт тыелганлыгын искә төшерделәр.   Аннан соң "Тукта! Велосипедтан төш" дигән акциясе узды.

Бәйрәмдә Россия Эчке эшләр министрлыгыныңТәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергудаева Анна Вячеславовна, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш муниципаль районы  буенча юл хәрәкәте иминлеге начальнигы вазифаларын башкаручы  Гарипов Илмир Илсур улы катнашты. Алар парадта катнашучыларны грамоталар һәм  бүләкләр белән бүләкләделәр. Ә барлык балаларга юлда  йөрү кагыйдәләре турында китаплар бүләк иттеләр. Бәйрәм кунаклары матур чарада катнашкан тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм барлык катнашучыларга да һәрвакыт юлда йөрү кагыйдәләрен  төгәл үтәргә тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International