"Патриотизм - Россия төбәкләрен социаль-икътисади үстерүнең мөһим факторы"

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Чувашия халыклары Ассамблеясы инициативасы нигезендә 19 июль көнне Чуаш Республикасының Батыр районы Чуаш Ишәге авылында төзелгән мәдәни – патриотик үзәк базасында "Патриотизм - Россия төбәкләрен социаль-икътисади үстерүнең мөһим факторы" дигән темага багышланган чара үткәрелде, анда Тәтеш муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Юрий Сиякин, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Володар  Тимофеев, Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге башлыгы Сергей Гаврилов катнаштылар. Чара кысаларында түгәрәк өстәл оештырылды, республиканың күп кенә районнарыннан иҗат коллективлары һәм артистлар бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. ТР Тәтеш муниципаль районы Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге һәм Батыр районы Долгостров авыл җирлеге арасында ике яклы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую истәлекле вакыйга булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International