Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Ильин көненә багышланган чара үткәрде

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы "Вера. Ышаныч. Мәхәббәт" клубы катнашучылары өчен Ильин көненә багышланган чара үткәрде.  Чараның максаты - рус фольклорын, халык бәйрәмен, гореф-гадәтләрне искә төшерү; социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ял вакытын оештыру.

Социаль-тернәкләндерү эшендә милли бәйрәмнәрне үткәрүгә аерым игътибар бүлеп бирелә. Ильин көне шундыйларның берсе булып тора. Очрашу барышында борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре, әйтемнәр һәм сынамышлар турында сөйләштеләр: көн 2 сәгатькә кыскара, сулыкларда коенырга ярамый һәм бу көнне яңгыр суы шифалы үзлеккә ия. Традиция буенча өстәл артында әбиләр башкаруында милли җырлар яңгырады, яңа бәрәңге татып карадылар һәм бал белән хуш исле чәй эчтеләр. Чарада катнашучылар үз авырулары аркасында төркемле дәрестә катнаша алмаган аз хәрәкәтләнүче гражданнарны да сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International