Иоково авыл китапханәсендә Алмасы Спас бәйрәменә багышланган чара узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Әйдәп баручы китапханәче Арисова Лилия Николаевна Алма Спасы православие бәйрәмнәренең иң мөһимнәреннән берсе булуын сөйләде. Ул көз җитүне һәм табигатьнең үзгәрүен аңлата. Күпләр Алма Спасында алмаларга сихрилек куна һәм әгәр бу көнне алма ашасаң, хыялың, һичшиксез, чынга ашачак дип саный. 

Чара уен формасында узды. Катнашучылар ике командага бүленделәр: "Антоновка" "Груша". Һәр команда командирларын сайлады.  Ярыш барышында ике команда да лаеклы чыгыш ясады.

Чара ахырында Матвеева Нина Васильевна барлык катнашучыларны тәмле алма пирогы белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International