Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Алабирде авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без террорга каршы” дип исемләнгән акция үткәрделәр һәм “Терроризм – җәмгыятькә янау” дигән буклетлар һәм “Террорчылар кулына эләккән очракта үзеңне ничек тотарга” дигән белешмәлекләр тараттылар. Шулай ук Беслан фаҗигасен искә төшерделәр һәм террорчылар кулыннан һаләк булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ә балалар бу көнне символик яфракларга “Нәрсә ул тынычлык?” дигән сорауга үз фикерләрен яздылар һәм бу яфракларны “Тынычлык агачы”на беркетеп куйдылар. Кулга кул тотынышып, бары тик бердәм булганда гына без терроризмны җиңә алабыз дигән фикергә кушылдылар.