1 сентябрь көнне тыл хезмәтчәне, Фәйзуллов Фәһим Ибраһим улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне аны авыл җирлеге башлыгы Сапожников Николай Петрович, китапханәче Ирина Малкина котладылар. Тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиулловның котлау сүзләрен укыдылар. Юбилей белән котлап, күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Фәһим Ибраһим улына чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен тоеп, иминлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.