5 сентябрь көнне хакимиятнең зур залында “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ һәм “Тәтеш урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәт коллективлары белән җыелыш булып узды. Конференциядә район башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы катнашты.
2019 елның 8 аенда “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ һәм “Тәтеш урман хуҗалыгы” ДБУ эшчәнлеге турында “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкче – урманчысы Рахматуллин Ранил Заһит улы мәгълүмат бирде.
Равил Әфраим катнашучыларга Татарстан Республикасының урман тармагы үсеше турында мәгълүмат бирде.
Рәмис Хатыйп улы узган елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, районда республика программаларының тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.