4 сентябрь көнне “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә “Без террорга каршы!” дип исемләнгән акция узды. Укытучы Лиана Гомәрова өлкән сыйныф укучылары белән соңгы елларда дөньяда булган куркыныч вакыйгаларны искә төшерделәр, мондый хәлләргә юл куймау һәм аларны чишү юлларын эзләделәр. Ахырда барысы да бер-берсенә дус-тату яшәргә, бер-береңнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә һәм яхшылык эшләргә кирәк дигән фикергә килделәр.