Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Кече Шәмәк башлангыч мәктәбендә Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отряды Олы Шәмәк авылы аерым пост хезмәткәрләре “Янгын куркынычсызлыгы” темасына танып-белү дәресе үткәрде. Дәрес барышында балаларга янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре, шырпы белән уйнарга ярамавы турында сөйләделәр, шулай ук янгын чыккан очракта мәктәп бинасыннан һәм торак йортлардан эвакуация вакытында аларның гамәлләре турында фикер алыштылар.