Келәш авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова үзенең яшь укучылары белән “Шигырьләр игелеккә өнди” дигән атна турында халыкка мәгълүмат бирү акциясе үткәрделәр, анда яхшылык турында шигырьләр һәм мәкальләр белән листовкалар тараттылар.
Биредә үк обелиск территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Киртәле авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Наталья Жугарева нәни китап укучылар белән берлектә “Планетаны сакла!” дип исемләнгән акциядә катнашты.
Тат. Бидәңге авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мәүлетова Гөлфия “Өйгә шатлык керсен” акциясе үткәрде. Китапханәче башлангыч сыйныф укучылары белән бергә сәламәтлеге аркасында китапханәгә мөстәкыйль барып җитүе кыен булган китап укучыларның өйләренә барды. Аларга яңа китаплар, вакытлы басмалар тәкъдим ителде, ә балалар үзләре ясаган шигырьләр сөйләделәр, чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр.
Чинчурино авылы китапханәчесе Людмила Маврина мәдәният йорты директоры Надежда Канашова белән берлектә балалар белән “Әдәбиятта яхшылык һәм явызлык” дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрделәр.
Богдашкино авылы китапханәчесе Валентина Роткина Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Роткина Зинаида Тимофеевнаның өендә булды. Аңа О.Н. Евсеевның Богдашкинр авылы турындагы китабы, чәйгә тәм-томнар бүләк ителде.
Пролей-Кашы авылы китапханәчесе Гнусаркова В.В. тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Константин Федорович һәм Лукерья Владимировна Гришиннар өендә булды, аларга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, җирдәге тынычлык хакына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Чув.Черепаново авылы китапханәчесе Башмакова Злата инвалидларның өйләренә барып бәрәңге алу, ялгыз пенсионерларга ярдәм итү, Дан обелискы янындагы территорияне төзекләндерү, агачлар һәм куаклар утырту кебек төрле чаралар оештырды һәм үткәрде.
Байраш авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән саф һавада игелеклелек дәресе үткәрде.
Монастырск авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре хезмәт ветераны Шалагина А.Г. янында булдылар. Алевтина Григорьевна үзенең хезмәт эшчәнлеге, колхоз тормышы турында сөйләде. Ветеранга кечкенә генә бүләк тапшырылды. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.
Көзге игелек атнасы кысаларында Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре балачактан инвалид Абдуллин Раил янында булдылар. Аңа тәм-томнар бүләк иттеләр, аралаштылар, ничек яшәвен белделәр.
Китапханәдә иң нәни укучылар өчен “Нәрсә ул яхшылык?” дип исемләнгән чара оештырылган иде, аның барышында игелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек турында язган рус һәм татар язучыларының китаплары күрсәтелде. Балалар игелек хатлары язарга яки рәсем ясарга һәм аларны авылыбызның өлкән кешеләренә тапшырырга йөкләмә алдылар.