“Олы Тормы авылының мәрхәмәтлелек көндәлеге”

2019 елның 13 сентябре, җомга

Олы Тормы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре 5-12 сентябрьдә уткән “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” чараларына кушылдылар. Атна авылдашларга чара турында хәбәр итеп, мәгълүмати белдеруләр  таратудан башланды.  “Мы вместе#Без бергә” девизы астында ООО “Новая Заря”га иген эшкәртүдә ярдәм иттеләр. “Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында  ялгыз яшәүче Гатауллина М.И.  хәлен белештеләр. 87 яшь тулса да, ул төшенкелеккә бирелми.

 8 сентябрьдә, Бердәм Сайлау көнендә, 7 үзешчән артист авылдашларына “Тормышыбыз матур” исемле концерт бүләк иттеләр. Мәрхәмәтлелекне балачактан тәрбияләү максатыннан, “Эш остадан курка” девизы астында Шайхетдинова Р.Р. йорт тирә-ягын матурлау буенча мастер- классын карадылар.

“Спортлы Татарстан” девизы астында балалар белән велосипедта йөреп, ашлык эшкәрту урыннарын карадылар. Бу атнада гына түгел, теләсә кайсы вакытта эшләнгән мәрхәмәтле эшләр, авылдашлар тәкъдиме белән яңа ачылган “Олы Тормы авылының мәрхәмәтлелек көндәлеге”нә язылачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International