21 сентябрь көнне Тәтеш шәһәрендә “Татарстан кроссы – 2019” узачак

2019 елның 13 сентябре, җомга

Ярышлар маршруты гадәттәгечә Свердлов урамы буенча узачак. Шәһәрнең Көньяк микрорайонында Җиңү паркыннан - старт, финиш - Дан мемориалы янында.

Ярышта мәктәп укучылары, студентлар, оешма, учреждение, предприятие коллективлары һәм ветеран-спортчылар катнаша алачак.

Чара Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны массакүләм ялга, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International