Чуаш халкының уңыш бәйрәме “Чуклеме”

2019 елның 14 сентябре, шимбә

14 сентябрьдә Кошк-Новотимбаево авылында чуаш халкының уңыш бәйрәме “Чуклеме” булып узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын үзешчән сәнгать коллективлары авыл башыннан милли костюмнар киеп, моңлы җырлар башкарып, матур бүләкләр тапшырып каршы алдылар. Аннан соң кунаклар И.Я. Яковлев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм кысаларында “Кер сари” чуваш сырасы фестивале булып узды. Килгән кунаклар һәм тамашычылар игътибарына декоратив-кулланма сәнгать әйберләреннән ясалган күргәзмә әзерләнгән иде. Бәйрәм вакытында балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде,  азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сату оештырылган иде.

Бәйрәм чараның төп мәгънәсен аңлаткан театральләштерелгән күренештән башланып китте. “Чуклеме” бәйрәменә безнең һәм Чуваш республикасының шәһәр һәм авылларыннан иҗат делегацияләре килгән иде.

Катнашучыларның һәм килгән кунакларны Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев сәламләде. Шулай ук кунаклар да оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, сәхнәдән районыбыз, Чуваш республикасыннан, Казан шәһәреннән, Чүпрәле районыннан килгән иҗат коллективлары башкаруында матур җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International