Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хәбәр итә

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 10 - 22 октябрендә “Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе” яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында “Милли – актуаль” дип исемләнгән яшьләр проектлары акселераторының беренче этабын гамәлгә ашыра.

Акселераторның максаты 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләрне республиканың муниципаль районнарында милли актуаль проектлар булдыру. Программа кысаларында катнашучылар проектның максатларын һәм бурычларын дөрес тасвирлау күнекмәләрен алачаклар, проблеманы нигезләргә, сметаны һәм чаралар планын төзергә өйрәнәчәкләр. Иң яхшы проектлар 2019 елның декабрендә укуның икенче этабына чакырылачак, аның йомгаклары буенча Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм башка ведомстволар грантларын алуга тәкъдим ителергә мөмкин.

Чарада катнашу өчен гаризаны https://forms.gle/REgRd748EXhVteuKA әлеге форма аша бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International