ТАССР оешуга 100 ел тулу кысаларында 2019 елның 19 сентяберендә архив бүлегендә районның туган якны өйрәнүчеләрнең «Онытылган авыллар» темасына багышланган очрашуы булды.
Тарихчы-архивчы Иванова Милица Николаевна катнашучыларга «Тәтеш районының юкка чыккан авыллары буйлап сәяхәтләр» дигән презентация күрсәтте.
Җыентыкта интернет чыганаклары, туган якны өйрәнүче Евсеев Олег Николаевичның брошюралары, Колаш һәм Бурцево авылларында туып-үскән кешеләр белән очрашуларның видеодокументлары һәм фотодокументлары чагылдырылган.
Очрашу ахырында ул җыйган документлар архивка тапшырылды.