Районның иҗат делегациясе “2019 елда иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика бәйгесенең зона сайлап алу этабында катнашты

2019 елның 20 сентябре, җомга

19 сентябрьдә Тәтеш муниципаль районының иҗат делегациясе  Югары Осланда узган “2019 елда иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика бәйгесенең зона сайлап алу этабында катнашты.  Бәйге ике этаптан торды.  Беренче этап - клуб учреждениеләре эшчәнлеге турында презентация яклау һәм методик документларны бәяләү, икенче этап - авыл мәдәният йортлары һәм клубларының иҗат коллективлары чыгышы булды. Безнең районны Урюм, Жуково, Олы Шәмәк авыл мәдәният йортлары һәм Башчы авыл клубы коллективлары тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International