Милли кием көне узды

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Районның күп кенә белем бирү учреждениеләрендә Милли кием көне узды. Укучылар төрле милләт вәкилләренең чыгышларын күрделәр. Балалар костюмнарның үзенчәлекләре турында белделәр. Татар биюен күрделәр, мордва һәм чуаш шигырьләрен тыңладылар, ә башлангыч сыйныф укучысы чуаш җырын башкарды.

МГББУ “Тәтештәге икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең” 11нче сыйныфында (укытучы Нәфигина Г.Ә.)  “Татар костюмы – төсләр һәм бизәкләр бәйләнеше” дигән чара узды. Бу чара кысаларында укучылар татар костюмы элементлары, аларның тарихы белән таныштылар. Чара татар хатын-кызлары баш киеме - калфак ясау мастер-классы белән тәмамланды.

Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Милли кием көне бик кызыклы узды. Иртән үк укучылар татар һәм чуваш милли киемнәренә киенгәннәр иде.  Алар милли киемнәрнең формалашу тарихы, төсләр дөньясы турында белделәр. Шуннан соң укучылар чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан әзерләнгән “Йөзек” милли уенын уйнадылар.

Татар костюмы, гомуммилли кием формасы буларак XVIII гасыр уртасы - XIX гасыр башында барлыкка килә.   Костюмның куллану дәрәҗәсе декорның төрле элементлары: чигү, туку, зәркән сәнгате характерына бәйле. Татар киемнәрендә, хатын-кызлар һәм ир-атлар киемнәрендә, баш киемнәре, камзоллар, күлмәк,  яулык һәм каплаган алтын тегү фрагментлары зур роль уйнады.

Бүген Тәтеш татар урта мәктәбендә милли киемнәргә багышланган “Халкымның милли бизәкләре” дигән   чара узды. Чара кысаларында укучылар татар халкының кием элементларының үзенчәлекләре, костюм тарихы белән таныштылар. 

Шулай ук укучылар татар халкының  костюмнарын киеп, татар халык җырларын башкардылар.

Бидәнге төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел укытучысы Гыйзәтова Р.М. авыл китапханәчесе белән берлектә милли кием көненә багышланган чара үткәрделәр. Чарада милли кемнәр киеп күп кенә чараларда катнашкан укучыларыбыз да катнашты.

Соңгы елларда милли элементлар төшерелгән киемнәрне кешеләрдә еш күрергә була. Калфак һәм түбәтәй күп бәйрәмнәрнең төп атрибутына әйләнеп бара. Безнең укучы кызларда да калфак тегәргә кызыксыну уянды. Татар халкы киемнәренә, бизәнү әйберләренә ихтирам тагын да артыр дип ышанасы килә.

Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Милли костюм көне” республика бәйрәме кысаларында безнең районда яшәүче халыкларның милли костюмнары турында әңгәмә уздырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International