Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче утырышы кысаларында мөрәҗәгать итте. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы әгъзалары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International