1945 ел... Районда ничә мәктәп булган?
Архив фондларында район Советы башкарма комитетына мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән доклад хаты саклана. Әлеге доклад нигезендә район буенча 40 башлангыч, 6 тулы булмаган урта, 1 урта мәктәп булган, аларда 4293 укучы белем алганнар. Татар мәктәпләре 5, чуаш мәктәпләре 8 булган. Укытучылар барлыгы 196, шуларның 23е югары һәм тәмамланмаган югары белемле булганнар.
Уку йорты - 24, китапханә - 3, клублар - 3 булган. Китапханәләрдә 95000 китап булган.
Районда 4 балалар йорты булган, аларда 480 бала яшәгән.
Бу документны сез үзегез түбәндә карый аласыз.