“Юл хәрәкәте иминлеге”

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш татар урта мәктәбендә кунакта,  Буа районы дәүләт бюджет учреждениесе “Юл хәрәкәте иминлеге” бүлегенең әйдәп баручы белгече Мурзакова Сиринә Мәсхуд кызы булды. “Куркынычсыз зебра” акциясендә 1-4 сыйныф укучылары катнашты,  акция барышында ул балалар белән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Аннан соң ул балалар җәяүлеләр кичүенә тотынды, юлны ничек дөрес итеп узарга кирәклеге турында сөйләде, аларга юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар бирде. Ул юлны светофорның яшел утына һәм җәяүлеләр кичүе буенча гына күчәргә кирәклегенә аерым игътибар итте. Чара ахырында балаларга яктылык кайтаручы значоклар һәм мәктәпкә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International