Келәш җирлек китапханәчесе җирле мәктәп коллективы белән “Татар халык киемнәре” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балалаларда тирән кызыксыну уятты, алар китап һәм журнал битләрендә күрсәтелгән киемнәрнең төрле үрнәкләре белән таныштылар. Чараның иң күңелле минутлары татар халык киемнәре киеп фотосессия үткәрү булды.