27 сентябрьдә Казан шәһәренең Динамо чаңгы базасы территориясендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм шәхси чемпионаты узды. Чарага 400 дән артык катнашучы, җанатарлар һәм кунаклар җыелды.
Безнең район командасын спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, аларның күбесе шәхси рекордларын яхшырттылар. 1000 метрга йөгерүдә алтын медальне Евгения Морозова яулады. Яшь булуына карамастан, иң яхшылар унлыгында: Гудкова В., Понедельникова Е., Камалова В. – дүртенче, Таранова М. – бишенче, Танькова В. – алтынчы. Устимов В. - сигезенче. Абашина К., Гарифуллина А., Чайкин Н., Ильмусев П., Солтанов С. – безнең киләчәккә өметебез.
Спортчыларга яңа җиңүләр телибез!!!