3 октябрь көнне Кече Шәмәк авыл мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Алтын көз яше" дип исемләнгән, концерт программасы булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре, Кече Шәмәк башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә әби-бабайларны җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән котладылар. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды.