Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуровның Укытучылар көне белән котлавы!

2019 елның 5 октябре, шимбә

Хөрмәтле Рәмис Хатыйпович!

Чын күңелдән сезне һәм Тәтеш районы педагогларын матур бәйрәм - Халыкара укытучылар көне белән котлыйм! Менә дигән традиция буенча октябрь башында без педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Бу бәйрәм - безнең укытучыларга рәхмәт белдерү, үз үрнәкләрендә безне игелекле, гадел һәм кешелекле булырга өйрәткән беренче остазларны искә алу өчен менә дигән форсат.

Бүген Тәтеш районы администрациясе укытучының социаль статусын күтәрү һәм аңа ярдәм итү өчен кирәкле барлык чараларны да эшли, мәгарифкә бюджет чыгымнарын арттыра һәм уку йортларының матди-техник базасын яхшырта.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм авыр, әмма шундый мөһим хезмәтегездә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International