3 нче октябрь көнне, Килдеш урта мәктәбендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Нәкъ менә шул көнне укучылар укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Үз остазлары адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады, мәктәп тормышыннан күренешләр күрсәтелде, җырлар һәм биюләр башкарылды.

  Традиция буенча, укытучылар көненә безнең мәктәптә үзидарә көне үткәрелә.Укытучылар ролендә югары сыйныф укучылары үзләрен сынап карадылар. Кыен булса да, кызык булды.Барысы да канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International