Өлкәннәр декадасы кысаларында, Байраш урта мәктәбе укучылары, “Туңган йөрәкләрне җылытыйк” концерт программасы белән Картлар һәм инвалидлар өчен Тәтеш интернат-йортында булдылар. Укучылар әби-бабайлар өчен матур тәбрикләү сүзләре, җыр-биюләр әзерләгәннәр иде. Балалар чыгышлары аша тыңлаучыларга үзләренең йөрәк җылысын җиткерергә тырышты. Концерт программасы беркемне дә ваемсыз калдырмады – әби-бабайлар кушылып җырладылар, биеделәр һәм һәр чыгышны кайнар алкышлар белән каршылап-озатып тордылар. Чарадан соң өлкәннәребез ихлас күңелдән бик озак егет-кызларыбызга рәхмәтләр әйтте, ә бу алар, ягъни безнең яшь буыныбыз өчен иң зур бүләк булды.