Ярышларда хәрби-патриотик клублар, яшь армиячеләр һәм кадетлар катнашты. Беренчелектә катнашучылар берничә этапны узарга тиеш иде. Алар арасында көч конкурслары, эстафета, граната ату, ату коралыннан ату һәм интеллектуаль биремнәр бар иде.
Тәтеш кадет- интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әлеге ярышларда ике тапкыр җиңү яулап, ике ел дәвамында десантчылар берлегенең күчмә Кубогын алган иделәр. Быел турнир нәтиҗәләре буенча десантчылар Кубогына Казанның 67 нче мәктәбенең хәрби-патриотик үзәге лаек булды. Икенче урынны Мамадыштан «Патриот» клубы, ә Тәтеш районы кадет мәктәбе вәкилләре өченче урынны яуладылар. Команда җитәкчесе С.А. Костюнин Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, «Лазертаг» хәрби – тактик уенында кадетлар 3 урын; шәхси зачетта – Лисков В.-1 урын, Насретдинов М. - 2 урынга лаек булдылар.