Өстәмә белем бирү үзәге педагогы, “Уенчыклар дөньясы” берләшмәсе җитәкчесе Галина Геннадьевна Глотова “Татарстан Республикасының туристлык сувениры -2019” IV ачык бәйгесенең финалист дипломы белән бүләкләнде. Бу бәйге ел саен уздырыла. Галина Геннадьевнаның эшләре бәйгесе финалында катнашу өчен сайлап алынды һәм компетентлы жюри тарафыннан югары бәяләнде.

