Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Келәш авылында ял көнне Каз өмәсе үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре Галимов Рәшит һәм Гәлчәчәкләр йортында иртәдән җыр, күңелле авазлар ишетелеп торды. Каз йолкуны күңелле бәйрәмгә әверелдереп олысы да, кечесе дә бу йортка агылды. Бәйрәмнең кадерле кунаклары булып Казаннан «Ялкын» журналы редакциясеннән хәбәрчеләр Зилә Сабитова, Илназ Мөхәрләмов, район «Ак калфак» оешмасыннан Рима Сафиуллова җитәкчелегендә вәкилләр килде. Җыр-уен, көлке белән бергә эш бетүе дә сизелми калды, самавыр чәе белән коймактан авыз иткәч чишмәгә каз түшкәләрен коендырырга юл тоттылар. Анда борынгыдан килгән халык уеннарын уйнап, биеп, күңел ачып йортка каз боткасы белән сыйланырга кайттылар. Мул табын артында җыр, шаян сүзләр, изге теләкләр яңгырап торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International