22 ноябрь көнне Тәтеш татар урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Без тарихта эзлебез” республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста җиде районнан вәкилләр катнашты. Барлык катнашучылар да абруйлы жюри алдында үз шәҗәрәләрен сәнгать формасында тәкъдим иттеләр. Мамкиннар гаиләсе-Верияловлар-Романовлар гаиләсе Тәтеш муниципаль районын лаеклы тәкъдим итте.