“Әдәп төбе – матур гадәт”

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

“Әкият” балалар бакчасында “Әдәп төбе – матур гадәт” дигән темага татар  гаиләләре белән чара уздырылды.  Катнашучылар чара дәвамында  бик актив булдылар -татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, ә ата-аналар үзләренең әби – бабайлардан өйрәнеп калган  һәм үз балаларын тәрбияләүдә кулланылган алымнар  уртаклаштылар һәм балалар белән  бергә татар халык әйлән-бәйлән уеннары уйнадылар. Педагоглар ата-аналарны һәм балаларны татар гаиләләрендә  һәркем белергә һәм үтәргә тиешле барлык  дөрес гадәтләр тупланган “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы белән таныштырдылар.  Чара тату гаилә чәй өстәле артында тәмамланды. 

Чарага Тәтеш муниципаль районындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының республика бүлекчәсе вәкилләре: Сафиуллова Рима Гомәр кызы , Ибраһимова Асия Закир кызы, Арсланова Сәлимә Сәлах кызы, Сәмигуллина Сания Хәлим кызы, Зәйнуллина Гөлчәчәк Нариман кызы да чакырылган иде.

Бүлекчә җитәкчесе Рима Гомәр кызы балалар бакчасы хезмәткәрләренә татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм арттыру буенча актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде һәм балаларга  өстәл  уеннары  бүләк итте. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Асия Закир кызы Ибраһимова үз чыгышында татар теле укытучысы А. В. Абдурахманованың эшенә югары бәя бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International