Авылда халык күпләп кош-корт асрый, мал-туар үрчетә. Бакча эшләре тәмамлану белән шаулап-гөрләп каз өмәләре үтә. Байраш авылы халкы да шулай бер-берсенә ярдәм итеп, үзара тату яши.
Менә шулай Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар гаиләсендә дә борынгыдан килгән, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәт буенча каз өмәсе булып үтте. Җырлы-моңлы, гармунңын сихри тавышына күмелгән өмә авылдашларны, туганнарны, дусларны бергә җыйды.
Өмәгә килгән, авылның тырыш, җырга-моңга оста хатын-кызлары халкыбызның берсеннән берсе матур җырларын башкарып, күңелле итеп каз йолыкты.
Ә инде кичен аларның һәркайсы хуҗабикә әзерләгән каз ите, каз шулпасыннан авыз итеп, каз мае белән майланган коймак, бәлеш ашап, чәй эчте.
.jpg)