“Җәлил укулары”

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә Тәтеш татар урта мәктәбендә “Җәлил укулары” дип исемләнгән 2 нче Халыкара әдәби конкурсның зона туры узды. Бу конкурста Чүпрәле, Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары белем бирү учреждениеләреннән 9 яшьтән 25 яшькә кадәрге 130 артык катнашучы катнашты. Бәйге ел саен сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирлелеген тоя белү максаты белән үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ферид кызы Кириллина, жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Азат улы Нургалиев, Тәтеш районы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Асия Заһир кызы Ибраһимова мөрәҗәгать иттеләр.  Конкурс программасы 7 номинациядә үтте. Шигырьләр төрле телләрдә яңгырады: татар, рус, чуаш, инглиз телләрендә. Җиңүчеләр һәр номинациядә өч призлы урынга бүленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International