2019 елның 14 декабрендә “Өстәмә белем бирү үзәге” өстәмә белем бирү МБУ базасында туган (татар) мәктәпләрендә укучылар өчен туган тел буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы узды. Анда районыбызның 5 гомуми белем бирү оешмасыннан 30 4-11 сыйныф укучысы катнашты.