Балалар чыршы феечкасына тылсымлы канатлар табарга булыштылар, әкият геройлары белән очраштылар, хәтта усал Кар Королевасын да игелекле иттеләр! Ә иң мөһиме, дуслыкның барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүен белделәр һәм иң изге теләкләрен теләделәр! Бәйрәм кичәсе буе залда җылы атмосфера хөкем сөрде, яшь артистлар тамашачыларны матур чыгышлары, матур җырлары белән куандырды һәм барлык җыелучыларга яхшы кәеф бүләк итте, ә зал алкышларга күмде.