13 гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Иске Яңа ел кебек...” дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырылды. Программа бик төрле иде. Иҗат коллективлары башкаруындагы Яңа ел җырлары, конкурслар, әйлән-бәйлән, Кыш бабай белән Кар кызы котлаулары балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады, бәйрәм кәефе тудырды.