Келәш мәдәният йортында “Ак калфак” берләшмәсе хатын-кызлары өчен кичә үткәрелде. Бергәләп уйнап-биеп күңел ачкач, чәй өстәле артында әзерләнгән ризыкларның рецептлары белән бүлештеләр. Берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова 2020 елга планнар белән таныштырды.
