Район башлыгының Хач ману бәйрәме белән котлавы

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Кадерле Тәтеш районы халкы, православие христианнары!

Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм - Хач ману бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Безнең һәрберебез бу зур христиан бәйрәмен рухи чистарыну һәм шатлык хисләре белән каршы ала. Бу илаһи вакыйганың бөеклеге изге эшләргә рухландыра, безгә мәрхәмәт, гаделлек, якыннарга мәхәббәт турында искә төшерә.

Бу барлык православие христианнары өчен иң көтеп алынган һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет һәм мәхәббәт бүләк итә, рухи байлыкка һәм бердәмлеккә илтә.

Бу шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән рухи күтәренкелек, күңел көрлеге, нык сәламәтлек һәм озын гомер, шатлык, игелек һәм иминлек телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                      Р. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International