Олы Шәмәк һәм Килдеш авыл җирлекләре гражданнарының җыелышы

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 21 гыйнварда, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Экзаман Самат улы катнашында Олы Шәмәк һәм Килдеш авыл җирлекләре гражданнарының җыелышлары булды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Шәмәк авыл җирлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Афанасьев Алексей Иванович хисап тотты;

2. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Килдеш авыл җирлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында Тәтеш муниципаль районы Килдеш авыл җирлеге башлыгы Исаев Виктор Семенович хисап тотты;

3. Тәтеш муниципаль районының “Содружество” ҖЧҖның 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында “Содружество” ҖЧҖ җитәкчесе Сабиров Рөстәм Хәбибрахман улы чыгыш ясады;

4. Тәтеш муниципаль районының “Авангард” ҖЧҖның 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында “Авангард” ҖЧҖ җитәкчесе Абрамов Виктор Ильич чыгыш ясады;

5. 2019 елда авыл җирлекләре территориясендә хокук тәртибенең торышы турында Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре Тимеркаев Илнур Илгиз улы һәм Арифуллин Алмаз Марс улы хәбәр иттеләр;

6. 2020 елда кече хуҗалык рәвешләренә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча гамәлдәге программалар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Әдип улы Садриев мәгълүмат бирде;

7. Авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) яшәүчеләр өчен ташламалы куллану һәм ипотека кредитлары турында “Россельхозбанк” ААҖның Татарстан төбәк филиалы Тәтеш шәһәрендә 3349/67/19 номерлы өстәмә офис идарәчесе – Рыжова Наталья Геннадьевна мәгълүмат бирде.

Рәмис Хатыйпович Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеше, районда республика һәм федераль программаларның үтәлеше турында сөйләде, шулай ук авыл җирлекләрен төзекләндерү мәсьәләләре буенча халык белән фикер алышты.

Республикада социаль-икътисадый хәл, тулаем республика үсеше стратегиясе турында “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы хәбәр итте.

Барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Шулай ук тантаналы бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International